«Туган телнең көче һәм матурлыгы»: әдәби уен (12+)

Бесплатно

19 февраль көнне 15 нче санлы китапханә, «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, уртанчы сыйныф укучылары белән уен элементлары кергән чара уздырды. 
Очрашу республикабызда яшәүче төрле милләт телләрендә сәламләү сүзләреннән башланды. Әдәби уен башында укучылар ике командага бүленде, капитаннар сайлады һәм үз командаларына исем сайлады. «Күңелле сораулар» викторинасы вакытында балалар югалып калмады һәм барлык сорауларга да бик тапкыр җавап бирде. «Фразеологизм – үз сүзләрең белән», «Әйтелгән сүзне тулыландыр» һәм «Адашкан мәкальләр» уеннарында укучылар үзләрен яшь тел белгечләре буларак күрсәтте.
«Гыйлемлеләр» дип аталган капитаннар бәйгесе балаларның сөйләм генә түгел, язма телне дә яхшы булуын күрсәтте. Чара барышында укучылар рус һәм татар телләрендә һәр телнең үзенчәлеген ачып салучы Г.Тукайның «Туган тел», Т.Зумакулованың «Родной язык» шигырьләрен укыды. 
Чара Чаллы язучысы Вера Петровна Хәмидуллина язган Халыклар дуслыгы гимнын тыңлау белән тәмамланды.  
#фолкурок#традициившколу#этноперемена#библиотекичелнов

 

 

 

 

 

 

Поделиться: